Әлеге вакыйгаларны, туган җирен яклап шәhит киткән бабаларыбызны искә алу буларак,
1989 елдан башлап октябрь аенда татар җәмәгатьчелеге Татарстанның төрле шәhәрләрендә
Хәтер көне оештырды. Соңгы елларда бу активлык, кызганыч, сүрелә барды.
Дөньяның
төрле илләрендә яшәүче татарларны без быел бергәләп Хәтер көнен билгеләргә
чакырабыз. 12-13 октябрь көнне теләгән hәркем түбәндәге сылтама аша теркәлеп, үз шәhәрендә, авылында теләгән ераклыкта
йөгереп, үзенең күпме араны йөгереп
узганын теркәп куя ала.
Максатыбыз — бергәләшеп 1552 кмны тутыру!