Бергә 1552 км йөгерик
#1552run — Татар халкының тарихына карата ихтирам йөзеннән, 1552 елда булган фаҗигале вакыйгаларны искә алу максатыннан дөньякүләм оештырыла торган акция. Акциянең максаты — 1552 кмны бергәләп йөгереп узу.
КушылыргаКилометрлар
«Сәламәт тәндә — сәламәт хәтер!»
Октябрь ае — татар халкы тарихында фаҗигале эз калдырган ай. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап ала, шул вакыттан татарлар үз дәүләтчелеген югалта. Ләкин халык хәтере гасырлар дәвамында саклана.
Әлеге вакыйгаларны, туган җирен яклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алу буларак, 1989 елдан башлап октябрь аенда татар җәмәгатьчелеге Татарстанның төрле шәһәрләрендә Хәтер көне оештырды. Соңгы елларда бу активлык, кызганыч, сүрелә барды.
Дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларны без быел бергәләп Хәтер көнен билгеләргә чакырабыз.
1–15 октябрь көннәрендә теләгән һәркем түбәндәге сылтама аша теркәлеп, үз шәһәрендә яки авылында теләгән ераклыкта йөгереп, күпме ара узганын терки ала.
Максатыбыз — бергәләшеп 1552 кмны тутыру!
#1552run
Белешмә
Әлеге акцияне беренче булып Казанда милли активист, җәмәгать эшлеклесе Наил Нәбиуллин уздырды. 2019 елда ул 52 км ераклыкка йөгереп «Хәтер марафоны» оештырган иде.